news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бариев: Пандемия чигенү белән, Конституциягә төзәтмәләр буенча эшне төгәлләргә кирәк

Парламентарий Төп законга кертергә тәкъдим ителгән нигезләмәләрне хуплады.

Бариев: Пандемия чигенү белән, Конституциягә төзәтмәләр буенча эшне төгәлләргә кирәк

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Россиядә Конституциягә төзәтмәләрне кабул итүгә бәйле эшне төгәлләргә кирәк. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде. 

«Төзәтмәләрне кабул итүгә әзерләнергә кирәк. Эпидемиягә бәйле куркыныч кимү белән, хокукый кырда үз урынын алсыннар өчен, төзәтмәләр буенча эшне төгәлләү зарур», - диде ул.

Парламентарий Төп законга кертергә тәкъдим ителгән нигезләмәләрне хуплады. Коронавирус пандемиясе фонында аларга төзәтмәләр кертүгә килгәндә, Бариев вазгыятьне җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртте.

«Хокук белгечләре һәм җәмгыять боларның барысына да анализ ясарга тиеш. Моннан тыш, коронавируска бәйле вазгыять әле уңай якка үзгәрмәде, ул чәчәк ату чорын кичерә. Шуңа күрә ашыкмаска кирәк», - диде депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot