news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда карантинда утыручыларны тикшерәләр 

Таләпләрне бозган ике кешегә закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк.

Азнакайда карантинда утыручыларны тикшерәләр 

(Азнакай, 29 март, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Азнакайда карантинда утыручыларны тикшерәләр. Үз-үзен изоляцияләү чит илдән кайтучыларга кагыла.

Мәгълүм булганча, мондый гражданнар 14 көн өйдән чыкмаска, башка кешеләр белән элемтәне чикләргә тиеш. Моны полиция, Роспотребнадзор вәкилләре һәм табиблар даими контрольдә тота. Карантин режимын үтәү дә тикшерелеп тора.

Бүген җаваплы затлар карантинда булган 100дән артык азнакайлының карантин нормаларын үтәү-үтәмәвен тикшерде. Таләпләрне бозган ике кешегә закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Мондый рейдлар һәр көнне үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100