news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түрәләргә Яңа ел бәйрәмендә чит илгә ялга баруны тыярга тәкъдим иттеләр

Яңа ел бәйрәмен Россиядә үткәрергә планлаштырган депутатлар бу инициативаны хуплаган.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасында депутат Солтан Хамзаев түрәләргә Яңа ел бәйрәме чорында чит илгә чыгуны тыярга тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, бу эчке туризмны үстерү максатыннан эшләнергә тиеш. Ул РИА Новости агентлыгына.шул хакта әйткән.

«Яңа ел бәйрәмендә түрәләр Россиядә ял итсәләр, дөрес булыр дип саныйм. Шулай итеп, алар һәр конкрет төбәктә туризм өлкәсендәге проблемаларны аңлый һәм аларны бетерү өстендә эшли алачак. Безнең гражданнар өчен ял арзанрак, уңайлырак һәм күңеллерәк булырга тиеш», — дип сөйләде парламентарий.

Ул Яңа ел бәйрәмен Россиядә үткәрергә планлаштырган күп кенә депутатлар аның инициативасын хуплавы турында да әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot