news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында быел 31 декабрь ял көне булмаячак, дип белдерделәр

Быелгы һәм киләсе елга да ял көннәре календаре расланган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников быел хакимиятләргә рәсми рәвештә 31 декабрьне ял көне итеп булмаячак, дип белдерде.

«Мәсьәләне хокукый хәл итүнең ике юлы бар. Беренчесе — Хезмәт кодексына тиешле үзгәрешләр кертү», — дип китерә Крашенинников сүзләрен депутатның матбугат хезмәте. Әмма хезмәт законнары өчен федераль һәм төбәк хакимияте бергә җавап бирә, шуңа күрә Дәүләт Думасы тарафыннан 31 декабрь турындагы закон проектын карауга бер айдан артык вакыт китәчәк, дип аңлатты ул.

Мондый закон чыгару юлы белән яңа ял көне киләсе, 2020 елдан гына билгеләнә ала, диде депутат. «Икенче вариант — ял көннәре санын арттырмыйча, Россия Хөкүмәте бер ял көнен 31 декабрьгә күчерү турында карар чыгара ала. Әмма быелгы һәм киләсе елга да ял көннәре календаре расланган. Шуңа күрә быел яңа ял көне турында сүз барырга мөмкин түгел. Мондый гомумроссия ялын гамәлгә кертү өчен бу идея турында 2020 елдан башлап фикер алышырга мөмкин», — диде Крашенинников.

Ул 31 декабрьдәге ял көне турындагы идеяне уйларга урын бар, диде. Чөнки Яңа ел алды көнендә күпләр, кагыйдә буларак, эш процессларына караганда бәйрәмгә әзерлеккә күбрәк игътибар бирә.

Шул ук вакытта Крашенинников, федераль ял көне булмауга карамастан, оешма җитәкчелеге 31 декабрьдә ял мәсьәләсен хәл итәргә хокуклы, дип белдерә. Моның өчен аңа локаль норматив акт төзергә кирәк, диде депутат. «Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау хезмәте аңлатмалары буенча, шул рәвешле бирелгән ял көне түләнергә тиеш. Моннан тыш, хезмәткәрләр Яңа ел каникулларын отпуск я отгул алып озайта ала», — диде Крашенинников.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100