Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Россиядә коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация турында карар әлегә юк
Саннар әлегә оптимизм өчен сәбәп түгел, бигрәк тә бүгенге саннар, — дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия хакимияте әлегә илдә Covid-19 коронавирусыннан мәҗбүри вакцинация кертү турында бернинди дә карар кабул итмәде. "Вазгыятьнең үсеше нинди булуын күрик. Саннарны күрәсез, алар көннән-көн үзгәрә.
Саннар әлегә оптимизм өчен сәбәп түгел, бигрәк тә бүгенге саннар», — дип белдерде РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости яза.
Хәер, россиялеләрнең бер өлеше өчен коронавируска каршы вакцинация мәҗбүри. Бу медицина, мәгариф, сәүдә өлкәләре кебек, кешеләр белән күп санлы элемтәле урыннарда эшләүче хезмәткәрләргә кагыла.
Ваклап сату компанияләре ассоциациясе һәм Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе бу чараны барлык гражданнарга да кертергә тәкъдим итте.
- Соңгы көннәрдә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны һәм аннан үлүчеләр саны арта. Соңгы тәүлек эчендә 40 096 авыру теркәлгән һәм 1159 кеше ковидтан үлгән.
- РФ Президенты Владимир Путин карары буенча, коронавирус вазгыяте начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр бөтен Россия буенча эшләми торган көннәр итеп игълан ителде. Дәүләт башлыгы, пандемияне җиңү өчен вакцинация кирәклеген ассызыклап, һәркемне Covid-19дан прививка ясатырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз