news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда республиканың беренче хөкүмәте оешуның 100 еллыгын билгеләп үтәләр

ТатЦИКның беренче пленар утырышында АТССР Халык комиссарлары советы оештырылган һәм аның рәисе сайланган.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген АТССР Халык Комиссарлары Советы — республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел тулды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

1920 елның 27 маенда гамәлгә куелган «Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы турындагы» Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты декреты буенча дәүләт хакимияте аппараты җирле депутатлар советы, Үзәк башкарма комитет һәм АТССР Халык комиссарлары советы төзелгән.

1920 елның 26-27 сентябрендә АТССР советларының беренче корылтае узды. Анда АТССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) сайланды. ТатЦИКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә булды. Утырышта катнашучылар ТатЦИК Президиумын сайлау мәсьәләсен карады, шулай ук очрашуда республиканың беренче хөкүмәте — АТССР Халык комиссарлары советы оештырылды, аның составына 15 кеше керде. Беренче рәис итеп Сәхипгәрәй Сәетгалиев сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100