news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай исемендәге премияне тапшыру тантанасы яңартылган Милли китапханәдә узачак

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру тантанасында катнашачак.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 30 августта Милли мәдәни үзәк бинасына реконструкциядән соң күченгән Милли китапханәдә Габдулла Тукай исемендәге премияне тапшырачаклар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

«30 августта республика Президенты Милли китапханә бинасында булыр дип көтелә», — дип хәбәр итте Лилия Галимова.

Миңнехановка визиты вакытында тулаем иҗтимагый киңлек концепциясе тәкъдим ителәчәк. Анда китапханәдән тыш, балалар мәйданчыгы, кафе, лекцияләр һәм мастер-класслар өчен зоналар барлыкка килде.

Татарстан Президентына шулай ук Татарстан Милли китапханәсенең театр киңлеге тәкъдим ителәчәк. Бинада театр залыннан кинозалга трансформацияләнә ала торган бүлмә бар.

«Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру тантанасын үткәрәчәк. Аны Милли китапханәдә үткәрү турында карар кабул ителде», — дип йомгаклады Лилия Галимова.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1958 елдан бирле тапшырыла. Быел Лирон Хәмидуллин «Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Офыктагы аҗаган» китаплары, Идрис Газиев татар композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын башкаруы, Денис Осокин «Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы, Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко һәм Гөлнара Гатина Резедә Әхиярованың «Сөембикә» операсын сәхнәләштергән өчен лауреат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100