news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камалтынов Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты сайлауларында төп көндәшен атады

Татарстан Президентлыгына кандидатка коронавирус кына комачауларга мөмкин, дип саный сайлау штабы башлыгы.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Сайлау штабы башлыгы Юрий Камалтынов Рөстәм Миңнехановның сайлау алды ярышында төп көндәшен атады. 

«Коронавирустыр, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, башка көндәшләрне күрмим, хезмәттәшләребезне кыерсытып әйтүем түгел» — диде Камалтынов Татарстан Президенты сайлауларында Рөстәм Миңнехановның төп көндәше кем дигән сорауга җавап биреп.

Камалтынов аңлатканча, коронавирус — барыннан да элек, сайлау кампаниясе барышына йогынты ясый торган чикләү ул.

«Безнең кампанияне саф һавада, пикет системасын кулланып, халык яши торган йорт ишегалларында агитаторлар, ышанычлы затлар, актив белән очрашулар үткәреп алып барачакбыз», — диде Рөстәм Миңнехановның сайлау штабы башлыгы. 

Агитация инструментлары арасында сайлау кампаниясе шигарьләре язылган плакатлар, билбордлар кулланылачак. Листовкалар тарату һәм халыктан теләкләр җыю планлаштырыла.

Камалтынов Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең соңгы статистикасы белән уртаклашты: «Республикада Рөстәм Нургалиевичның танылуы 100 процент, ягъни безнең кандидатны бөтен республика белә. Аның эшенә халыкның якынча 75 проценты уңай бәя бирә. Рөстәм Нургалиевич өчен тавыш бирергә әзер кешеләрнең саны — 78 процент». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100