Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Премьер-министр белән бер самолетта очмау кагыйдәсе турында сөйләде
Россия Федерациясе Президенты Премьер-министр Михаил Мишустинның авыруы аңа нинди йогынты ясаганын аңлатты.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үзе өчен Премьер-министр белән бер самолетта очмаска дигән кагыйдә керткән. Бу хакта дәүләт башлыгы «Россия 1» телеканалы эфирында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кичергән Covid-19 авыруы турында аңлатканда сөйләде.
«<…> Президент һәм Премьер-министр беркайчан да бер самолетта очмый һәм хәтта бер үк вакытта <…> төрле самолетларда очмый. Чөнки бездә илдәге хәлләр өчен аерым җаваплылык», — дип билгеләп үтте ул «Мәскәү. Кремль. Путин»тапшыруы барышында.
Билгеле бер вазгыятькә карата, Мишустинның авыруы турында мәгълүмат алганнан соң, ул «саклык белән эшләргә һәм эш графигын тиешенчә төзергә тиеш идем», — диде.
Президент, кешеләр белән аралашырга яратуын ассызыклады, әмма коронавирус пандемиясе шартлары режимны үзгәртүне таләп иткән.
«Татар-информ» Владимир Путинның коронавируска тест тапшыруының ешлыгы турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз