news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада беренче тапкыр Башкортстанның Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак

Француз композиторы Морис Равельнең «Вальс» хореографик поэмасы, «Царица Савская» һәм итальян композиторы Отторино Респигиның «Витражи собора» оркестр сюитлары башкарылачак.

(Түбән Кама, 28 март, «Татар-информ»). «Югары сәнгать химиясе» халыкара проекты кысаларында Түбән Камада беренче тапкыр Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак. 

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр иткәнчә, 18 апрельдә Халык иҗаты йортында оркестр француз композиторы Морис Равельнең «Вальс» хореографик поэмасын, «Царица Савская» һәм итальян композиторы Отторино Респигиның «Витражи собора» оркестр сюитларын башкарачак. Шулай ук 2 нче оркестр кларнет өчен испан композиторы Оскар Наварро әсәрен башкара.  

Төп башкаручы —  танылган Россия кларнетчысы, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры генераль директоры Артур Наҗиуллин. Дирижер — Башкортостан Республикасы Милли симфоник оркестрының баш дирижеры, Россия дәүләт академия симфоник капелласы дирижеры, Геннадий Рождественский һәм Валерий Полянскийлар шәкерте Дмитрий Крюков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100