news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Европа берлеге Россия самолетлары өчен һава киңлеген япты

Әлеге чикләү һава киңлеге ашыгыч ихтыяҗлар өчен файдаланылган очракларга кагылмый.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия авиакомпанияләренә караган һава судноларына Европа берлеге территориясенә төшү, һавага күтәрелү һәм очып узып китү тыелды.

Европа берлеге рәсми журналында дөнья күргән документта шул хакта хәбәр ителә.

«Россия авиакомпанияләре файдалана, яки Россиядә теркәлгән, яисә теркәлмәгән һәм аның милкендә булган, яки чартер рейсы саналган, яисә Россиянең теләсә кайсы физик яки юридик заты, оешмасы яки органы тарафыннан башка рәвешле контрольдә тотыла торган теләсә кайсы һава судносына Европа берлеге территориясенә төшү, һавага күтәрелү һәм очып узып китү тыела», — диелә текстта.

Әлеге тыю һава киңлеге ашыгыч ихтыяҗлар буенча файдаланылган очракларга кагылмый. Шулай ук «гуманитар яки әлеге карарның бурычларына туры килә торган башка максатларда» Европа берлеге территориясенә төшү, һавага күтәрелү һәм һава киңлеген файдалану рөхсәт ителә. Бу очракта Европа берлеге иле яки илләре мондый документ биргәнче ике атна алдан хәбәр итәргә тиеш.

Әлеге тыю текст журналда басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100