news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков Пермь өлкәсе Барда районында башкортлар килеп чыгуына аңлатма бирде

«Әгәр дә Бардада кеше башкорт дип язылган икән, ул чынлыкта иштәк, иштәктән формалашкан башкорт», — диде галим.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Этнолог, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Пермь өлкәсендә башкортларның каян килеп чыгуын аңлатты. Галим башкорт дип язылучылар бигрәк тә Барда районында күп булуын әйтте. Бу хакта ул «Яңа гасыр» телеканалында «Татарлар» тапшыруында сөйләде.

Ул иштәкләрнең Пермь якларында татар һәм башкортларның нигезендә ятканын билгеләп узды. «Безнең этногенезда фин-угорлар катнашкан дибез. Угырлар Урал буйларында әһәмиятле роль уйнаган, венгрларның борынгы төбәкләре шушы Урал буйларына туры килә. Угырларның төркемнәре монда булуы, һичшиксез. Соңыннан иштәк дигән төркем шулар арасыннан чыккан, аларның башкорт дип аталуы соңыннан килеп чыккан әйбер», — ди галим.

Исхаков сүзләренчә, аларны руслар шулай атаганнар, руслар өчен бу төркемнәр башкорт булып тоелган. «Шулай итеп, әкренләп башкорт дигән исем ябышкан. Документлар нигезендә, башкорт белән иштәкне бик яхшы аерырга була. Төньяк районнар иштәк дип йөртелгән, ә башкортлар көньяктарак. Әгәр дә Бардада башкорт дип язылган икән, ул чынлыкта иштәк, иштәктән формалашкан башкорт», — ди ул.

Шул рәвешле, Дамир Исхаков әйтүенчә, иштәкләр дигәндә, татарларның борынгы этник компоненты — угырлар күз уңында тотыла. «Себердә дә шул ук, монда да. Алар хәтта Болгарга да килеп җиткән, Болгарның бер өлеше угыр халкы. Моны археологлар исбат иттеләр. Әле Урал буйларында угырларның калдыклары хәтта 14 гасыр башында да булган», — диде.

Этнолог Бардада халык икегә бүленгәнен — көнгер ягы һәм гәйнә ягы булуын әйтте. Гәйнә башкортларының борынгы тамгалары хантлар һәм мансилар белән охшашлыгын билгеләп үтте.

«Легенда буенча Гәйнә һәм Әйнә ике туган булганнар. Ул борынгы венгрларның Ено төркеменә туры килә. Тагын угыр катламына килеп чыгабыз. Бу катлам уртак булган, ул башкортлар эченә дә, болгарлар эченә дә кергән. Мәсәлән, болгарларның атаклы төркеме сувар, чувашлар үзләре шуннан чыга. Димәк, угырлар күп җирдә булганнар», — диде Дамир Исхаков.

2010 елның халык санын алу белешмәләре буенча, Пермь төбәгендә 115 мең татар һәм 35 меңгә якын башкорт яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100