news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан парламенты спикеры депутатлардан эш вакытында смартфон кулланмауны сорый

Киңәшмә вакытында кәрәзле телефонга карап утырган депутатларны фотога төшереп, Константин Толкачевка күрсәткәннәр.

(Казан, 28 февраль , «Татар-информ»). Уфада 27 февральдә Башкортстан Дәүләт Җыенының чираттагы утырышында төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев депутатларга кәрәзле телефоннарына кагылышлы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Коллегалар, минем бу хакта әйтәсем килми, тик бу афәт инде бөтен җиргә дә үтеп керде: кәрәзле телефоннар, без кайда гына булсак та, аерылгысыз компонентка әйләнде. Әйдәгез, шулай да аларсыз эшләргә тырышыгыз, сайлаучылар алдында уңайсыз бит», - диде Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе.

Константин Толкачевка берничә фоторәсем биргәннәр. Анда киңәшмә вакытында депутатларның телефон карап утыруы күренә.

«Сезгә кисәтү ясау уңайсыз, әмма, әйдәгез, аңардан башка гына эшлик. Без еш җыелмыйбыз, үз эш урынында һәркемне активрак, нәтиҗәлерәк эшләргә чакырам», - дип мөрәҗәгать итте депутатларга башкорт парламенты спикеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100