news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының эксперт советларында үзгәрешләр кертергә кушты

Аларның составына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр, профильле берләшмәләр вәкилләре керә.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ихтыяҗ булган очракта парламент комитетлары каршында оештырылган эксперт советлары составын үзгәртергә тәкъдим итте.

«Без актив, инициативалы кешеләр барлыгын күрәбез, тик битарафлар да бар. Практикларны һәм „уңайсыз“ экспертларны да җәлеп итегез, ләкин алар тәкъдимнәр кертүче һәм кайвакытта хәтта комитет позициясе белән килешмәүчеләр дә булырга мөмкин. Сезгә якын арада советлар составын карау һәм яңарту бурычы куела», — диде Дәүләт Советы Рәисе эксперт советлары җитәкчеләре белән очрашуда.

Парламент комитетлары каршындагы эксперт советлары «бик мөһим роль уйный, бу институтка ярдәм күрсәтеләчәк һәм ул алга таба да үсәчәк, дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

«Эксперт советлары безнең союздашларыбыз булды. Законны эшләүнең иң беренче этабында сез актив катнашырга тиеш. Бу без кабул итә торган закон проекты абруйлы бергәлек - Дәүләт Советы комитетлары каршындагы эксперт советларыннан үз бәяләмәсен алсын өчен кирәк. Без сезнең эшегезнең кыйммәтен аңлыйбыз. Сезнең һөнәри бәяләүләрегез һәм вәзгыять мониторингы нәтиҗәдә закон «сәламәт бала булып тусын өчен кирәк», — дип мөрәҗәгать итте ул.

Моннан тыш, парламент башлыгы эксперт советларын халык, хезмәт коллективлары белән, шулай ук социаль челтәрләрдә аңлату эшләре алып барырга чакырды.

Эксперт советлары Татарстан Дәүләт Советының барлык сигез комитетында да булдырылган. Алар консультация-киңәшмә органнары булып тора. Алар составына дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни учреждениеләр, профильле берләшмәләр вәкилләре керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100