news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев Путин йөкләмәләрен үтәгәндә «Бердәм Россия»нең төп бурычларын атады

Федераль Җыенга еллык юлламасында Владимир Путин илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирергә кушты.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» - Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан РФ Федераль Җыенына юлланган бурычларны тормышка ашырырга сәләтле илдәге бердәнбер партия. Мондый фикерне партия рәисе Дмитрий Медведев «Бердәм Россия» югары советы бюросының киңәйтелгән утырышында әйтте.

«Без - Президент Юлламасын гамәлгә ашыру буенча эш алып барырга сәләтле илдәге бердәнбер партия. Без - иң зур партия, анда бик күп муниципаль хакимият органнары депутатлары бар. Гомумән алганда, кайбер төбәкләрдә партияне губернаторлар җитәкли. Соңгы вакытта аларның саны артты. Һәм, ниһаять, «Бердәм Россия» Дәүләт Думасында конституцион күпчелек», — диде Медведев.

Партия Рәисе урыннарда башкарма хакимият эше өчен җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, партиянең моның өчен закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре рәвешендә барлык кирәкле инструментлары бар.

«Президент Дәүләт Думасының билгеләү һәм Хөкүмәт эше өчен җаваплылыгын арттырырга тәкъдим итә. Субъектларның закон чыгару органнарының урыннарда башкарма хакимият эше өчен җаваплылыгын да көчәйтү дөрес булыр иде», - дип тәкъдим итте Медведев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100