Фәрит Мөхәммәтшин: “ТР Дәүләт Советында парламентка үтмәгән партияләрнең җәмгыятьтәге проблемалар буенча фикерләре тыңланачак”

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында 2010 ел йомгакларына багышла

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында 2010 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуы уздырды.

Аерым алганда, ул, киләсе елда ТР Дәүләт Советы эшенә парламентка үтмәгән партияләрне җәлеп итү турындагы сорауга җавап биреп, РФ Президенты Юлламасында шундый бурыч куелуын һәм РФнең бөтен субъектларының моны тормышка ашыру юлларын эзләвен хәбәр итте. Чөнки бу мәсьәләгә кагылышлы федераль закон юк.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, бу мәсьәлә турында ТР Дәүләт Советында сөйләшү булган. Татарстанда рәсми теркәлгәннәрдән “Справедливая Россия”, “Правое дело”, “Яблоко”, “Патриоты России” партияләре бар.

“Без хәзер алар белән эшләү юлларын эзлибез. Бәлки аларны кызыксындырган берәр закон проекты буенча фикер алышуга чакырырбыз”, - диде сикер. ТР Дәүләт Советында парламентка үтмәгән партияләргә сүз биреләчәген, җәмгыятьтәге проблемалы мәсьәләләр буенча аларның да фикерләре тыңланачагын искәртеп.