Дмитрий Медведев төбәк башлыкларына милләтара мөнәсәбәтләрне контрольгә алырга күрсәтмә бирде

Дәүләт башлыгы бүген РФ Дәүләт Советы утырышы барышында әнә шундый күрсәтмә бирде

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Дмитрий Медведев Россия Дәүләт советы һәм Россия Президенты каршындагы Өстенлекле илкүләм проектларны һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру комиссиясенең уртак утырышында төбәк башлыкларына милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне шәхси контрольгә алырга күрсәтмә бирде. Мәскәүдә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Дмитрий Медведевның сүзләренә караганда, бүген “гражданнар арасында тынычлыкны, милләтара татулыкны саклауга милиция һәм Федераль иминлек хезмәте түгел, ә төбәкләр үзләре җавап бирергә тиеш”. Ул ассызыклап үткәнчә, бу – уртак бурыч, әлеге мәсьәлә барлык төбәк җитәкчеләренең игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Премьер-министр Владимир Путин Дәүләт советында ясаган чыгышында белдергәнчә, социалистик идеягә алмашка илнең милләтара бердәмлеген тәэмин итү өчен гомумроссия патриотизмы идеясе килергә тиеш. “Без сезнең белән Советлар Союзында уйлап табылган әйбергә тиңдәш таба алмадык. Минем фикеремчә, безгә эзләргә һәм еракка барырга кирәкми, - дип белдерде В.Путин. – Ул – гомумроссия патриотизмы”.
“Совет хакимияте ниндидер субстанция булдыруга иреште. Кызганычка күрә, аңа идеологик сыйфатлар хас булды – ул социалистик идея иде”, - диде Путин һәм элеккеге СССРның лидерлары “хәтта кешеләрнең ниндидер яңа бергәлеген – совет халкын уйлап чыгарды”, дип өстәде. “Бездә бүген андый нәрсә юк. Без “россиялеләр”, “Россия халкы” дип әйтсәк тә, бу әлегә чынбарлыкка туры килеп бетми”, - диде Хөкүмәт башлыгы. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
“Совет чорында эшләнгән әйбернең кабатлануы мөмкинме? Юк, бу мөмкин хәл түгел, - дип күтәреп алды бу теманы Президент Медведев. – Россия – икенче төрле. Безнең өстәмә мөмкинлекләр дә, проблемаларыбыз да шуңа бәйләнгән. Әгәр безнең моннан 25 ел элеккеге мөмкинлекләребез булса, хәзерге вакытта ил җитәкчелеге бу залда әлеге тема хакында фикер алышмас иде. Башка чаралар кулланылыр иде”.
Президентның сүзләренә караганда, төбәк җитәкчеләре белән әңгәмәдән ул аларның кайберләре өчен милләтара сәясәт мәсьәләләренең абстракт төшенчә булуын аңлаган. “Хөрмәтле коллегалар, мин барыннан да элек сезнең игътибарны шуңа юнәлтергә теләр идем: гражданнар арасында татулыкны саклау өчен Федераль иминлек хезмәте дә, милиция дә түгел, ә төбәкләр җавап бирә”, - дип мөрәҗәгать итте Медведев төбәк башлыкларына.
Президент фикеренчә, төрле милләт кешеләре Россиянең бөтен территориясендә яшәү мөмкинлегенә ия булырга тиеш. “Без бүген гражданнарның ил территориясе буйлап күченеп йөрүенә киртә куя алмасак та, вакыйгаларны контрольдә тотарга тиешбез. Без бер этносның вәкилләре – бер, ә икенчеләре башка урында тупланып яшәсен өчен карарлар кабул итә алмыйбыз”, - диде Медведев.