news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ерактан килеп укучыларның транспорт чыгымы районнар бюджетыннан финансланачак

Әлеге закон проектын Татарстан Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.

Ерактан килеп укучыларның транспорт чыгымы районнар бюджетыннан финансланачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында мәктәпләргә башка район яки шәһәрдән килеп укучыларның транспорт чыгымнарын субсидияләү турында закон проекты каралды. Аның нигезендә, укучыларны бушлай йөртүгә чыгымнарны муниципаль берәмлекләр бюджетлары хисабына компенсацияләү күздә тотыла.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Мәгариф турында» ТР Законының 24 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Закон проекты техник характерга ия булуын искәртте. Закон проекты РФ Бюджет кодексының 142 статьясына, РФ ФЗ ның 40 статьясына туры китерү максатыннан эшләнә.

«Закон проекты нигезендә, төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмаларын гамәлгә куючының, башка район һәм шәһәр округы территориясендә яшәүче һәм биредә белем алучы укучыларны түләүсез йөртүне оештыруга чыгымнарын компенсацияләү тәртибен билгеләү күздә тотыла», — диде министр.

Аның сүзләренчә, транспорт чыгымнарын җирле бюджетлардан субсидияләү өчен, РФ бюджет законнарында каралган тәртиптә, күрсәтелгән муниципаль берәмлекләр бюджетлары хисабына компенсацияләнергә тиеш дип билгеләү тәкъдим ителә.

Рафис Борһанов әйтүенчә, РФ Бюджет кодексы нигезендә, субсидияләр, җирле администрацияләр арасында төзелә торган килешүләр нигезендә, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы карары нигезендә бирелә. «Закон проекты кирәкле килештерү процедураларын узды һәм веомстволардан уңай бәяләмә алды», — диде министр.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов закон проекты комитетта депутатлар тарафыннан хупланганын әйтте. Документны беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100