Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Разил Вәлиев: Гаммәви хакимият турындагы закон проектында каршылыклар бар
«Без Татарстан җитәкчесе — Президент — атамасы хакында үз фикеребезне моннан берничә ел элек әйткән идек инде. Омтылыш кабатлана, күрәсең, бу сорауга җитди алынганнар», - ди Разил Вәлиев.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев сүзләренчә, Россия Федерация Советының Конституцион закон чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников керткән «Россия Федерациясе субъектларында гаммәви хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» закон чыгару инициативасы Россиянең федератив корылышы нигезләрен югалтуга китерәчәк.
«Бу уңайдан республика Дәүләт Советы депутатлары үз фикерен белдерде, мин аларның позициясе белән тулысынча килешәм. Мин бу закон проектына катгый рәвештә каршы, чөнки ул кабул ителсә, без унитар дәүләткә киләчәкбез», — ди V чакырылыш ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Разил Вәлиев.
Ул депутатларның әлеге инициативасында федераль үзәк ягына таба авышу булуга игътибар итә. Бу закон чыгару органнары вәкаләтләренә, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына кагыла.
«Федераль башкарма хакимият органнары һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары арасындагы килешүләрдә дә өстенлек федераль законга бирелә. Гамәлдә бу республика ведомстволары җитәкчеләрен үзәк катнашыннан башка билгеләп булмауга китерергә мөмкин. Ул чакта бернинди мөстәкыйльлек турында сөйлисе юк», — дип фаразлый Разил Вәлиев.
Төбәк җитәкчесе статусына килгәндә, биредә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше закон проектында яшерелгән тозакны күрә. Анда төбәк лидерларына бу вазифага ике тапкырдан артык сайланырга мөмкинлек бирү тәкъдим ителә.
«Кайбер субъектлар бу алдавычка эләгер. Без Татарстан җитәкчесе — Президент — атамасы хакында үз фикеребезне моннан берничә ел элек әйткән идек инде. Омтылыш кабатлана, күрәсең, бу сорауга җитди алынганнар. Ләкин атаманы алмаштыру артында үзәкнең федерализм нигезләрен яңача төзү теләге яшеренгән», — ди Разил Вәлиев.
Разил Вәлиев «карауга чыгарылган закон проекты Россия Федерациясе Конституциясе нигезләренә каршы килә», дип нәтиҗә ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз