news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйльметдинов: ТР Президенты вазифасы буенча инициатива — төбәк вәкаләтләренә тыкшыну

«Мин Татарстан Дәүләт Советының әлеге закон проектын концептуаль яктан хупламавы турындагы карары хакында хәбәр иттем», — диде Гыйльметдинов.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Үзәкнең төбәкләр белән хезмәттәшлекне унификацияләү буенча федераль закон чыгару инициативасы илнең федератив нигезләрен боза һәм төбәкләрнең вәкаләтләренә тыкшына. Ул Татарстан Президенты вазифасын бетерүне күз алдында тота. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» журналистларына шул хакта сөйләде.

Аның сүзләренчә, бүген федераль парламентның профильле комитетында инициатива буенча чираттагы фикер алышу узды. Дискуссиядә республикадан депутатлар да катнашты.

«Нәтиҗәдә, комитет бу проектны хуплады. Республика вәкиле буларак, миннән Татарстанның бу мәсьәлә буенча фикере белән кызыксындылар. Мин Татарстан Дәүләт Советының әлеге закон проектын концептуаль яктан хупламавы турындагы карары хакында хәбәр иттем», — диде Гыйльметдинов.

Ул фикер алышуда катнашучыларга Татарстанның аргументларын китерүен әйтте: закон проекты төбәкләрнең башкарма хакимияте эшчәнлеген кирәгеннән артык көйли һәм илнең төп законында язылган федерализм принципларын боза.

«Анда язылган алымнар — Федерация субъектлары вәкаләтләренә тыкшыну. Күп әйберләр ил төбәкләре вәкаләтләреннән алына, бу Россия Конституциясенә каршы килә. Бу субъект җитәкчесе вазифасы атамасына да, төбәкнең башкарма һәм закон чыгару органнары эшен артык төгәл регламентлауга да кагыла», — дип аңлатты Илдар Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, республиканың комитетта фикер алышу барышында әйтелгән позициясе теркәлгән.

«Һәрхәлдә, икенче укылышка үзгәрешләр булачак. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников шулай ук, йомгаклау документына кертү өчен, төбәкләрнең барлык тәкъдимнәрен өйрәнергә кушты», — диде Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, 9 ноябрьдә закон проектын беренче укылышта каралачак.

«Мөгаен, беренче укылышта ул кабул ителер, шуннан соң икенче укылышка әзерләнү өчен төбәкләр белән актив хезмәттәшлек башланачак. Һәм монда безгә бу инициативаны активрак һәм җентекләп эшләргә кирәк. Шул исәптән, Закон чыгаручылар советы президиумы мәйданчыгы аша. Аның эшендә төбәк парламентлары җитәкчеләре, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы әгъзалары катнаша. Бу ноябрь аенда булыр дип уйлыйм», — дип йомгак ясады Илдар Гыйльметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100