news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов: Татарстан Президенты вазифасы буенча закон проекты сораулар тудыра

Депутат сүзләренчә, закон инициативасы, беренче чиратта, җәмгыятьне консолидацияләүгә юнәлтелергә тиеш.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Төбәк җитәкчеләренең вазифасы атамасын унификацияли торган яңа федераль закон проекты белгечләрдә сораулар тудыра, шуңа күрә укулар барышында күпсанлы төзәтмәләр кертмичә булмаячак. Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

Аның сүзләренчә, әлеге закон проекты Дәүләт Думасына сентябрьдә үк кертелгән һәм ул йөздән артык биттән торган күләмле документны тәшкил итә.

«Ул күп төрле сораулар спектрына кагыла һәм төбәк җитәкчеләре вазифалары белән генә чикләнми. Мисал өчен, ул Төмән һәм Архангельск өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы кебек катлаулы территорияләрнең үзара мөнәсәбәтләренә кагыла. Ягъни алар — соңгы тапкыр 2000 еллар башында ук күтәрелгән бик катлаулы сораулар», — дип аңлатты Фәррахов.

Федераль парламент депутатларына төрле мәсьәләләр буенча закон чыгару инициативасы мөмкинлекләре бирелгән, дип өстәде ул. Ләкин бу кертелә торган инициативалар үзгәртелмичә, закон булып кала дигән сүз түгел. 

«Россия Президенты берничә тапкыр искәрткәнчә, Дәүләт Думасы — дискуссияләр өчен мәйданчык. Бигрәк тә шундый катлаулы һәм күләмле закон проектлары буенча. Шуңа күрә, хәттә беренче укылышка кадәр үк әлеге инициатива буенча бик җентекләп һәм җитди фикер алышу булачагына ышанам. Беренче һәм икенче укылыш арасындагы процедурада шулай ук зур күләмдәге төзәтмәләр булачак», — диде Айрат Фәррахов.

Парламентарий сүзләренчә, ул әлеге закон проектына үз сайлаучылары — Татарстанда яшәүчеләр ягыннан якын киләчәк. Әгәр инициатива хәзерге рәвешендә килеш республика халкының ышанычын яуламый икән, димәк, ул эшкәртелүгә мохтаҗ. 

«Аларның тавышлары ишетелергә тиеш. Бүгенге көндә мин сайлаучыларымның бу законга, аның төп нигезләмәләренә сораулары булуын күрәм», — диде депутат. 

Аның сүзләренчә, закон инициативасы, беренче чиратта, җәмгыятьне консолидацияләүгә юнәлтелергә тиеш, бу алга таба үсеш өчен кирәк. 

«Инициатива җәмгыятьтә бик күп сораулар тудыра икән, ул вакытта инициативаның үзенә карата сораулар күп була. Шуңа күрә, ил парламентына Татарстан сайлаучылары җибәргән кеше буларак, мин үземне сайлаган республика халкының фикерен чагылдырырга тиеш», — дип йомгаклады Айрат Фәррахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100