news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин 2030 елга кадәрге Стратегияне гамәлгә ашыру турында сөйләде

Ульяновск шәһәрендә Идел буе федераль округы субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышы узды.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетлар дәрәҗәсендә стратегик планлаштыру мәсьәләсе буенча фикер алышуда катнашты. Фикер алышу Идел буе федераль округы субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында узды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Төп дискуссия муниципалитетлар дәрәҗәсендә стратегик планлаштыруны норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе буенча барды. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстанда 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсеше стратегиясе закон дәрәҗәсендә расланган. «Бу план, бернинди каршылыкларга карамастан, тулысынча гамәлгә ашырылырга тиеш. Республиканың Үсеш стратегиясе закон рангында кабул ителүен исәпкә алып, ул мәҗбүри үтәлергә тиеш», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, Стратегия-2030ны эшләү барышында агломерация кебек инструмент кулланылган.

Республика өч төп үсеш ноктасына бүленгән - Казан, Әлмәт һәм Кама. Мондый алым муниципалитетларның чыгымнарын киметергә һәм аларның ресурсларын берләштерүдән уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә. Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Олег Мельниченко агломерацияләр булдыру юлы белән территорияләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләп, Фәрит Мөхәммәтшинны хуплады. Ул шулай ук ел ахырына кадәр Федерация Советы мәйданчыгында законнарны камилләштерү максатында әлеге мәсьәләне карау буенча берничә чара үткәреләчәген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100