news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә ковид йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 38 кеше коронавирус йоктырган. Барлык очракта да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергәннәр.

«11 кеше хастаханәгә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 10 кеше, Алабугада өч, Менделеевск районында ике кеше вирус йоктырган. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында берәр кешенең ковид белән авыруы ачыкланган.

Татарстанда пандемия башланганнан алып, 22,3 мең кеше ковид белән авырган, 20 мең кеше (узган тәүлектә — 16 кеше) коронавирустан терелгән.

Шимбә узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 вазгыяте киеренке һәм республикада авыручылар саны артуын әйтте. Бүген ковидтан саклануның ике юлы бар, берсе — эпидемиягә каршы чараларны үтәү, икенчесе — вакцинация, дип искәртте ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100