Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш районында сайлаучыларның актив булуын билгеләп үттеләр
Район башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, Россия Конституциясенә төзәтмәләр республиканың һәм районның булган казанышларын ныгыта.
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Мамадышта сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларның РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә актив булуын әйтте. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
«Сайлаучылар актив, алда тагын алты көн», — дип билгеләп үтте сайлау комиссиясе әгъзалары.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, тавыш бирүнең беренче көнендә, РФ Конституциясендә үзгәрешләрне хуплау буенча үз фикерен белдереп, сайлау участогында булды. Ул гадәттәгечә шәһәрнең төньяк өлешендә урнашкан участокта тавыш бирә. Шулай ук җитәкче тавыш бирү участокларында Роспотребнадзор таләпләре ничек үтәлүен тикшерде һәм барлык чараларны үтәүнең мөһимлегенә игътибар итте.
Җирле телеканалга биргән интервьюсында район башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия Конституциясенә төзәтмәләр республиканың һәм районның булган казанышларын ныгыта.
Моннан тыш, пандемия шартларында һәркем куллана алырлык һәм сыйфатлы медицина ярдәме, гражданнарның социаль якланганлыгын тәэмин итү өлешендә төзәтмәләр зур әһәмияткә ия.
Мамадыш районында вакытыннан алда тавыш бирү өчен 53 сайлау участогы эшли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз