news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда цифрлы участоклар булдырудан баш тартты

Мәскәүдә булган татарстанлылар 2020 елның сентябрендә Татарстан территориясендә узачак сайлауларда катнаша алачак.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда цифрлы участоклар булдырудан баш тартты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Россия Үзәк сайлау комиссиясе илдә катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында, көзге сайлауларга 1 мең цифрлы участоклар челтәре төзү планыннан баш тартты. Элегрәк мондый участокларны Татарстанда да булдырырга уйлаганнар иде. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 «Без Татарстан территориясендәге башка төбәкләрдә яшәүчеләр Россия субъектларында уза торган сайлауларда катнаша алсын өчен, цифрлы сайлау участокларын оештыру мәсьәләсен карадык. Әмма Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әлегә бу проектны тормышка ашыруны кичектерү турында катлаулы карар кабул итте», — дип шәрехләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, цифрлы участоклар Мәскәүдә генә төзеләчәк. «Әгәр сез Татарстанда яшисез икән, тавыш бирү көнендә Мәскәү өлкәсендә булсагыз, 13 сентябрьдә Татарстан Президентын сайлауларда тавыш бирә аласыз. 28нче Түбән Кама округына беркетелгәннәр Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирә алачак. Цифрлы участоклар — ул барлык гражданнарга да үз сайлау хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган актуаль инструмент», — дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе 2020 елның сентябрендә цифрлы сайлау участокларында тавыш бирүне оештыру тәртибен тәкъдим итте. Күп кенә төбәкләр Covid-19 коронавирусын таратуга каршы чаралар саклана, шул исәптән барлык килгән кешеләрне карантинга җибәрә. Шул сәбәпле, Россия Үзәк сайлау комиссиясе ил төбәкләрендә цифрлы участоклар булдыру проектын гамәлгә ашыруны кичектереп тору карарын кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100