news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Морозов Федерация Советыннан Дәүләт Думасына ни өчен китәргә планлаштыруын аңлатты

Сенатор республика мәнфәгатьләрен Россия парламентының түбән палатасында нәтиҗәле алга этәрергә ниятли.

Морозов Федерация Советыннан Дәүләт Думасына ни өчен китәргә планлаштыруын аңлатты

(Казан, 27 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстаннан сенатор Олег Морозов Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» праймеризында ни өчен катнашуын аңлатты. Сәбәпләр арасында сайлаучылар белән турыдан-туры элемтә һәм закон чыгару процессына якын булу бар. Бу хакта ул журналистларга Татарстан «Бердәм Россия» штабына сәфәре вакытында сөйләде.

Морозов сүзләренчә, сайлаучылар белән диалог закон чыгаручыларга ил алдында торган иң актуаль мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

«Әгәр сайлаучылар миңа ышаныч күрсәтсә, мин нәкъ менә сәяси яктан өлгереп җитү юлы узган парламент палатасында республикага файдалы булыр идем. Федераль Җыенның һәр палатасының үз функцияләре бар, әмма законнар Дәүләт Думасында туа. Минем өчен ил һәм җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итеп, тормышка ашырыла торган урыннарда булу мөһим», - дип аңлатты сәясәтче.

Моннан тыш, Морозов Россия парламентының түбән палатасында эшләү тәҗрибәсе зур булуын да өстәде. Бу аңа федераль дәрәҗәдә Татарстан мәнфәгатьләрен алга этәрүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Миңа бюджет формалаштыру белән бәйле барлык закон чыгару эше механизмнары һәм аннан алар республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган төрле федераль программалар яхшы таныш», – дип нәтиҗә ясады Олег Морозов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100