news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

Олег Николаев республика оешуга 100 ел тулу уңаеннан Татарстан халкына видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итте.

Чувашстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы ТАССРның 100 еллыгы белән котлады

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Чувашстанда яхшы күрше туган-тумачадан кыйммәтрәк, диләр. Бу әйтемнең дөреслеген Чувашстан һәм Татарстан халкының күп гасырлык күрше булып торуы дәлилли. Бу хакта Чувашстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев, татарстанлыларны Республика юбилее белән котлаганда әйтте.

«Безнең чикләр генә түгел, тарихи һәм мәдәни мирасыбыз да уртак. Чувашстан белән Татарстан дус һәм тату яшәвенә мин бик шат. Безнең төбәкләр арасында чын-чынлап дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, без һәрвакыт бер – беребезгә иңне куярга әзер», - дип билгеләп үтте Николаев.

Татарстан бүген «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында»гы Декретка кул куелуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Анда парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, фракция җитәкчеләре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100