news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады

Парламентаризмның тарихы халык хакимиятенең төп принципларына турылыклы булуны, демократия юлыннан эзлекле алга баруны раслый, диелә котлауда.

Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия парламентаризмы көне белән котлады.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. 

Бу истәлекле дата илебездә парламент демократиясенә нигез салган тарихи вакыйга уңаеннан билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1906 елның 27 апрелендә законлы вәкаләтләр бирелгән беренче халык вәкиллеге институты – Россия Империясе Дәүләт Думасы үз эшен башлап җибәрә.

Шул чордан соң гасырдан артык вакыт узган. Дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма тармакларга бүленүе, парламентның әһәмиятен арттырып, сәяси һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең яңа системасын барлыкка китерүгә куәтле этәргеч бирде, тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Федераль Җыелышы, дәүләт хакимиятенең региональ закон чыгару, вәкиллекле һәм җирле үзидарә органнары күпмилләтле Россия дәүләтенең демократик хокукый үсеш гаранты булып тора.

Татарстанның яңа дәүләтчелек елъязмасында парламентаризм ышанычлы адымнар белән чирек гасырлык чикне узды. Аның тарихы халык хакимиятенең төп принципларына турылыклы булуны, демократия юлыннан эзлекле алга баруны раслый. Республика дәүләт хакимиятенең югары вәкиллекле, закон чыгару органы эшчәнлеге шәхеснең һәрьяклап үсеше, гражданнарга лаеклы яшәү шартлары тәэмин итү өчен уңайлы хокукый мохит булдыруга юнәлтелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының алдынгы карашлары һәм төпле фикерләре мөһим социаль-икътисадый реформаларга юл күрсәтә, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга этәргеч бирә. Россия Федерациясе Федераль Җыелышының ике палатасында да Татарстан вәкилләре белән тыгыз элемтәдә булып, безнең парламентарийлар эзлекле һәм принципиаль рәвештә республика һәм аның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләреннән һәм заман таләпләреннән чыгып эш итәләр, җәмгыятьтә хакимиятнең барлык тармаклары һәм органнарының үзара нәтиҗәле эшчәнлегенә йогынты ясыйлар. Аеруча әһәмиятле закон проектлары алдан тикшерүгә чыгарыла, шул рәвешле алар иҗтимагый оешмаларның, сәяси партияләрнең һәм эксперт җәмгыятьләрнең фикерләрен исәпкә алып кабул ителә.

Татарстан өчен 2019 ел – борылыш чоры. Сентябрь аенда ук алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайлана. Ышанам ки, республика халкы югары граждан активлыгы күрсәтер һәм иң лаеклы кандидатларга үз тавышын бирер. Татарстан парламентында сайлаучылар мәнфәгатьләрен кемнең яклавы гына түгел, алга таба республикада вәкиллекле халык хакимиятенең иң яхшы традицияләрен дәвам итү, хокукый системаның тотрыклылыгы һәм җәмгыятьтәге татулык та сайлауга карата сезнең җаваплы мөнәсәбәтегезгә бәйле.

Чын күңелдән барлык татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Илебез һәм республикабыз тормышында актив катнашуыгызны, яңа һөнәри казанышларга ирешүегезне телим. Исән-сау, бәхетле һәм имин булыгыз!" -  диелгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100