news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә апрель аенда үз көченә кергән законнар турында аңлаттылар

Дәүләт Думасы Рәисе үзенең телеграм-каналында яңа кануннарны барлап чыккан.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында апрель аенда үз көченә керә торган законнар турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости яза.

Социаль пенсияләр 8,6 процентка индексацияләнәчәк. Ул дүрт миллион кешегә кагылачак. «Элегрәк эшләмәүче һәм хәрби пенсионерларга карата да шундый ук чаралар күрелгән иде, әмма моның белән ярдәм итү генә чикләнмәячәк», — дигән Володин.

«Россия Президенты ассызыклаганча, якын арада, пособиеләр һәм пенсияләрне дә кертеп, барлык социаль түләүләрне арттыру өчен өстәмә карарлар кабул ителәчәк», — дип язган түбән палата спикеры.

Украинадагы операциядә катнашучылар статусы турындагы закон. Володин апрель аенда Украинада, Донецк һәм Луган халык Республикаларында махсус операциядә катнашучыларны сугыш хәрәкәтләре ветераннары дип тану турындагы закон үз көченә керүен искәртте. Бу аларга коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар, шулай ук башка социаль ярдәм чаралары белән тәэмин ителү мөмкинлеге бирәчәк.

Россия дәүләт органнарының чит илләрдәге эше турында фейклар өчен җәза кертеләчәк. Сүз илчелекләр, прокуратура, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты турында бара. Элегрәк шундый ук закон Россия Кораллы көчләренә карата кабул ителгән иде.

Социаль ярдәм күрсәтүне гадиләштерү һәм яшүсмерләр өчен «Дәүләт хезмәтләре» ннән файдалану мөмкинлеге. 1 апрельдән Россиядә социаль ярдәм алу гадиләштерелә — гражданнарның банк счетлары реквизитлары мәгълүмати системаларга билгеләнгән тәртип буенча тапшырылачак. Ризалыкны идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы аша белдерергә мөмкин.

Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталында хәзер 14 яше тулган затларга теркәлергә мөмкин булачак. Моның өчен алар үзләренең СНИЛС, паспорт мәгълүматларын, кәрәзле телефон номерын һәм электрон почта адресын күрсәтергә тиеш.

Гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү чаралары. Хакимият 2021-2022 елларда банк кертемнәре буенча алынган процент керемнәреннән НДФЛ түләвен бетерде. 2022-2024 елларга IT-компанияләр өчен табышка салымның нульле ставкасы кертелә.

Шулай ук хакимиятләр Россия базарына чит ил даруларын кертүне дә гадиләштерде һәм тизләтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100