news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Ядкәр» шәҗәрәләр порталын ясаучылар халык белән очрашты

Алар Тыңламас, Аеш, Әлем авылында яшәүчеләргә «Ядкәр» порталының әһәмияте хакында аңлатты.

Актанышта «Ядкәр» шәҗәрәләр порталын ясаучылар халык белән очрашты
http://aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 27 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышта «Ядкәр» шәҗәрәләр порталын ясаучылар халык белән очрашты. Республикада «Ядкәр» шәҗәрәләр портал проекты эшли башлый. Әлеге проект республиканың барлык районнары һәм авылларында яшәүчеләрнең нәселләрен белү, шәҗәрәләрен барлау һәм киләчәк буыннарга калдыру максатыннан эшләнә.

Әлеге уникаль проект тормышка ашырылгач, кеше кайда яшәвенә карамастан, шушы порталны ачып, үзенең нәселе турында мәгълүматны электрон форматта күрә, файдалана алачак. Шәҗәрәләрне туплый ала торган интеллектуаль система узган ел ясалган. Республика районнары буенча шәҗәрәләрне туплауның өч еллык планы төзелгән. Архивларга 111 миллион теркәүне цифрлаштырырга кирәк булачак.

Эшне башлаганчы һәр район, һәр авылда яшәүчеләр белән халык очрашулары уздырылып, аларга әлеге проектның мөһимлеге аңлатылачак. Чөнки алардан «персональ мәгълүматны кулланырга ярый» дигән ризалык алынырга тиеш була. 

Шул уңайдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән берлектә бүген Тыңламас, Аеш, Әлем авылында яшәүчеләр белән очрашып, әлеге «Ядкәр» порталының әһәмияте хакында аңлатты. 

«Очрашуларга күпчелек олы яшьтәгеләр килә. Икенче атнада араларында яшьләрне дә күрәсебез килә. Нәсел шәҗәрәләрен ясау гади халык өчен бушка булыр, дибез. Шул җирлекләрдән чыккан иганәчеләргә өметләнәбез», — диде Гөлнара Габдрахманова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100