news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар буенча системалы эшнең мөһимлеген искә төшерде

Парламентарийлар узган елда закон чыгару эшчәнлекләренә бәя алды.

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар буенча системалы эшнең мөһимлеген искә төшерде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар буенча системалы эшнең мөһимлеген искә төшерде, шулай ук аларны региональ инициативаларны һәм чараларны федераль проектларга һәм аларны финанслауга мөмкин кадәр күбрәк кертергә өндәде. ТР Президенты Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Федерация Советы әгъзалары белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге очрашу - республика инициативаларын алга этәрү һәм Татарстан икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшкә йомгак ясау, шулай ук агымдагы елга бурычлар билгеләү», - диде ТР Президенты.

Парламентарийлар закон чыгару эшчәнлекләренә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан бәя алды. Аның сүзләренчә, депутатларга мөрәҗәгатьләргә һәм сайлаучылар белән очрашуларга җаваплырак карарга кирәк. Ул искәртеп узганча, узган елда Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына 10 закон проекты кертелгән. Шуларның берсе кабул ителгән, ә җидесе карау стадиясендә.

2020 елда федераль акчаларның гаризада белдерелгән күләме 60,8 млрд сум тәшкил итәчәк, ә расланган лимит — 57,1 млрд сум, дип хәбәр итте икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул искә төшергәнчә, Татарстан 24 дәүләт һәм 7 федераль максатчан программада катнаша, шулай ук 50 федераль проектта катнашырга теләк белдергән. Бу максатларга якынча 25 млн сум акча юнәлдереләчәк, шуның 17 млн сумы федераль бюджеттан керәчәк.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Татарстан вәкилләренә киләчәктә дә уңышлар теләде. Иртәгә Татарстан Президенты «Ак Барс» хоккейчылары белән очрашачак. Ә киләсе атнада Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән сөт продукциясен җитештерүнең кыенлыклары турында фикер алышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100