news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бариев: 23 гыйнвардагы вакыйга Россиядәге вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән

Россия Дәүләт Думасы депутаты балигъ булмаган балаларны сәяси акциягә җәлеп итүне гаепләде.

Бариев: 23 гыйнвардагы вакыйга Россиядәге вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда оештырылган законсыз акция Россиядәге тотрыклы сәяси вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән. Митингта катнашучыларның күбесенең сәяси таләпләре булмаган. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Марат Бариев шундый фикер әйтте.

«Мин Казанда законсыз митингта катнашучылар белән сөйләштем. Алар „Сез нәрсәдән канәгать түгел, республикадагы вазгыятьтән канәгатьме?“ дигән сорауга барысыннан да канәгать булуларын, бары кызык булган өчен урамга чыгуларын әйтте. Кызганычка, төп оештыручыларны очратмадым», — диде Марат Бариев.

Аның сүзләренчә, митингтагы яшьләр бу вакыйганы маҗара итеп кенә кабул иткән, шул ук вакытта беркем дә коронавирус таралу куркынычы турында уйлап карамаган.

«Законсыз митингны пандемия „чәчәк аткан“ вакытта үткәрделәр. Без ковидка каршы көрәш өчен күп көч һәм акча сарыф итәбез, ә күмәк җыеннар бар тырышлыкны юкка чыгарырга мөмкин. Митингта укучылар да катнашты. Үз сәяси максатларыңда балаларны куллану матур гамәл түгел», — диде депутат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100