news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов видеоконференция элемтә аша «Бердәм Россия» советы утырышында катнашты

Утырышта катнашучылар партиянең Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын тормышка ашыруда катнашуы һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар турында фикер алышты.

Миңнеханов видеоконференция элемтә аша «Бердәм Россия» советы утырышында катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ» ). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция элемтә аша «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы бюросының киңәйтелгән утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны «Бердәм Россия» Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышта катнашучылар партиянең Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын тормышка ашыруда катнашуы һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар турында фикер алышты.

Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» Президент Юлламасын партия программасының бер өлеше буларак карый.

«Партия Президент тарафыннан игълан ителгән барлык юнәлешләрне дә хуплый. Кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларын киңәйтү яки илнең макроикътисади тотрыклылыгын тәэмин итү буламы ул, бюджет буенча эшләү яисә ил Конституциясенә үзгәрешләр кертүдә гомумроссия тавыш бирүен оештыруда катнашу кебек мөһим эшләрме – барысын да хуплый», - дип искәртте Медведев.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100