news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин күп көнлек тавыш бирүгә карата фикерен белдерде

ТР Дәүләт Советы республика Сайлау кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Фәрит Мөхәммәтшин күп көнлек тавыш бирүгә карата фикерен белдерде

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Сайлау кодексындагы үзгәрешләр сайлауда катнашучыларның иминлеген кайгыртуга юнәлдерелгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә киләсе елда сайлау процессы катлаулы булачак. Төп бурычлар сайлау кампаниясендә катнашучыларның иминлегенә, үз ихтыярыңны белдерү мөмкинлеген тәэмин итүгә, сайлауларның чисталыгын һәм легитимлыгын оештыруга бәйле булыр дип көтелә», - диде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, икенче һәм өченче укылышта закон проектына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. «Безнең төп бурыч – сайлауларга ышаныч һәм иминлекне тәэмин итү», - дип ачыклык кертте Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советының 17нче утырышында ТР Сайлау кодексына төзәтмәләр кертүгә кагылышлы закон проектын бүген беренче укылышта кабул иттеләр. Закон проекты сайлау һәм референдумнарда күп көнлек тавыш бирү мөмкинлеген күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100