news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Мәҗлесе башлыгы Мөхәммәтшинга үзара элемтәләрне киңәйтергә тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы делегациясе эш сәфәре белән Нур-Солтанга килде.

Казахстан Мәҗлесе башлыгы Мөхәммәтшинга үзара элемтәләрне киңәйтергә тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан парламентының түбән палатасы җитәкчесе Нурлан Нигъмәтуллин белән парламентара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәҗлес Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр үрнәк булып тора, әмма парламентара хезмәттәшлек линиясе буенча элемтәләрне киңәйтүе өчен әле мөмкинлек бар.

Ул Татарстан җитәкчелеге һәм шәхсән Фәрит Мөхәммәтшинга Татарстанда гомер итүче казах халкы вәкилләренә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Безнең Татарстан белән тарихи тамырларыбыз, традицияләребез уртак, ике арадагы хезмәттәшлекнең алга таба үсүенә ышанабыз», - дип искәртте Нигъмәтуллин.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Казахстан арасындагы парламентара элемтәләрне киңәйтү инициативасын хуплады. Ул ике республика парламенты арасында үзара хезмәттәшлек турында беркетмәнең 2007 елның май аенда ук имзалануын билгеләп үтте. Дәүләт Советы Рәисе Нурлан Нигъмәтуллин һәм Казахстан Мәҗлесе парламентарийларын җавап визиты белән Татарстанга килергә чакырды.

Бүген парламент спикеры җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт Советы делегациясе эш сәфәре белән Нур-Солтанга килде.








autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100