news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Осиново бистәсендәге чүп-чар яндыру заводы турындагы референдум булмаячак

Активистлар тарафыннан тәкъдим ителгән документларда хаталар табылган.

Осиново бистәсендәге чүп-чар яндыру заводы турындагы референдум булмаячак

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Казан янындагы Осиново бистәсендә калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзү турында референдум уздыру буенча инициатив төркемне теркәү турындагы үтенечне кире какты. Карар Үзәк сайлау комиссиясе утырышында бертавыштан кабул ителде.

Инициатив төркем референдумга ике сорау чыгарырга тәкъдим итте: «Сез елына 550 мең тонна куәтле коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру буенча завод урнаштыру урынын сайлау белән килешәсезме?» һәм «Заводны урнаштыру турындагы карарны Татарстан Республикасы халкы фикерен исәпкә алып кабул итәргә кирәклеге белән килешәсезме?».

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары документларны өйрәнгәндә берничә хатаны ачыклады. Мисал өчен, җыелыш беркетмәсендә 22 кеше күрсәтелгән, ә 23 кеше имза куйган. Җыелышта катнашучыларның кайберләренең туган көне һәм урыны, паспорт сериясе һәм номеры, яшәү урыны буенча теркәлгән адресы күрсәтелмәгән.

«Мондый документлар төзегәндә, хаталар җибәрмәс өчен, квалификацияле юристлар консультацияләрендә зур ихтыяҗ туа», — дип шәрехләде карарны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«ВЭБ.РФ» үсеш корпорациясе «ТР-Инвест» компаниясенә коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру буенча завод төзелешенә 2,5 млрд сумга кадәр бридж-кредит бирде. Завод проекты елына 550 мең тоннага якын калдык эшкәртүгә исәпләнгән.

Осиново бистәсендәге завод Татарстанда экологияне агулаучы чүплекләрне бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Германиянең бәйсез халыкара экспертлар проектка уңай бәя бирде. Бу илдә муниципаль калдыкларны яндыру буенча гомуми куәте 15 миллион тоннадан артык булган 83 завод эшли. Германия каты коммуналь калдыклар белән нәтиҗәле эш итү үрнәге булып тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100