news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Сайлау нәтиҗәләре Татарстан хакимиятенә югары ышаныч күрсәтте

«Бердәм Россия»нең төбәк бүлегендә Татарстан Президентын һәм муниципалитет депутатларын сайлауга йомгак ясалды.

Мөхәммәтшин: Сайлау нәтиҗәләре Татарстан хакимиятенә югары ышаныч күрсәтте

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Президент һәм муниципалитет депутатларын сайлау Татарстанда халыкның гамәлдәге хакимияткә ышанычы зур булуын күрсәтте. Мондый фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Сайлау нәтиҗәләре Татарстанның гамәлдәге командасына, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләренә югары ышаныч күрсәтте», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул 24 сентябрьдә Дәүләт Советына еллык Юлламасында Президент төп өстенлекләрне билгеләде, Татарстанда якын арадагы төп бурычларны һәм стратегик эшчәнлекне күрсәтте, дип өстәде.

«Партия активына, муниципаль берәмлекләрдә «Бердәм Россия» фракцияләренә бу документны үз эшчәнлекләренә нигез итеп алырга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXIII конференциясе узды, анда фракция әгъзалары сайлауларга йомгак ясады һәм партиянең яңа әгъзаларын сайлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100