news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Думага сайлау участоклары өчен битлек сатып алды

Бүгенге көндә участок һәм территориаль комиссияләре эшендә катнашачак кешеләрнең 47 проценттан 53 процентына кадәргесе прививка ясаткан.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларны оештыру өчен шәхси сакклану чаралары сатып алды.

«Алдагы сайлау кампаниясе вакытына караганда, территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә барлык шәхси саклану чараларын китерү буенча эшне бер айга иртәрәк тәмамлыйбыз. Безнең участоклар сакланган булачак», — диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Ул сайлауларның иминлеге һәм легитимлыгы мәсьәләләренә беренче дәрәҗәдәге игътибар биреләчәген әйтте.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе сүзләренчә, сайлау системасы әгъзалары да республикада яшәүчеләрнең иминлеге турында кайгырта, алар Covid-19 вакцинациясендә актив катнаша.

Бүгенге көндә, нинди район булуына карамастан, участок һәм территориаль комиссияләр эшендә катнашачак кешеләрнең 47 проценттан 53 процентына кадәргесе прививка ясаткан. Шулай ук бу чир белән авырган һәм ревакцинация ясатучылар да бар. Сайлау комиссияләре системасының сакланганлыгы 60 процент дәрәҗәсендә», — дип ачыклык кертте Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100