news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сентябрь сайлауларында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк

Видеостена сайлау участокларында иң катлаулы һәм бәхәсле хәлләрне ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Елена Симакова). Бердәм тавыш бирү көнендә, 19 сентябрьдә, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә видеостена эшләячәк, аңа республиканың сайлау участокларыннан трансляция чыгарылачак.

«Без сайлауларның ничек узуын күзәтәчәкбез. Бүгенге көндә бездә экраннарның техник параметрлары бар. Бары тик бина буенча аның нинди критерийларга җавап бирергә тиешлеген генә ачыкларга кирәк. Бу юнәлештә билгеле бер эш көтә», — диде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева «Күзәтүчеләрне әзерләү һәм укыту» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә.

Видеостена видеоязманы саклауга көйләнгән, дип аңлатты Зилә Вәлиева. Әлеге функция сайлау участокларында иң катлаулы һәм бәхәсле хәлләрне ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.





news_right_1
news_right_2
news_bot