Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эчке эшләр министрлыгы бурычлыларның чит ил паспортларын алырга тәкъдим итте
Алынган паспортлар аларны биргән органга тапшырылачак.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Закон проекты эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе Эчке эшләр министрлыгының бурычлылардан чит ил паспортларын алу рөхсәт ителүне тәкъдим иткән закон проектын хуплады. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев хәбәр итте.
Груздев сүзләренчә, закон проекты нинди дә булса сәбәпләр аркасында чит илгә чыгу чикләнгән гражданнардан, әйтик, суд карарларын үтәмәү аркасында, чит ил паспортларын алу мөмкинлеген күздә тота. Алынган паспортлар аларны биргән органга тапшырылачак.
«Башка сүзләр белән әйткәндә, бурычлы кеше үз бурычларын үтәгәннән соң миграция хезмәтеннән паспортын ала алачак», — дип өстәде Груздев.
Закон проекты, шулай ук, чит илгә баруны тыйган барлык органнарны бу хакта көн дәвамында, шәхсән имза куеп яки электрон почта аша бурычлы кешегә хәбәр итәргә мәҗбүр итәчәк. «Бурычлы кешегә чит илгә чыга алмаячагы билгеләнгән очракта, аңа тиешле карарның күчермәсе җибәрелергә тиеш», — диде юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз