news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат Гыйльметдинов паспортка «милләт» графасын кире кайтарырга тәкъдим итте

Парламентарий фикеренчә, аз санлы халык кайбер преференцияләргә үз хокукларын раслау өчен паспортта милләтне күрсәткән билгегә ия булырга теләр иде.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов Россиядә паспортта өстәмә биттә милләтне билгеләү өчен Татарстан тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Депутат сүзләренчә, аз санлы халык кайбер преференцияләргә үз хокукларын раслау өчен бу хакта паспорттагы билгегә ия булырга теләр иде.

Моннан тыш, Гыйльметдинов «туган телдә фамилия һәм исем башкача языла», дип искәртте. Шуңа күрә, Татарстан мисалында, Россия Федерациясендә паспортта фамилияләре туган телдә күрсәтелгән өстәмә бит ясарга мөмкин булыр иде.

Мондый яңалыкларга каршы килүчеләр үз позициясен электрон паспортларга күчү белән аңлаталар, диде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100