news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Камалтынов Казанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Илнең Төп законына кертелгән үзгәрешләр гражданнарның тормышын яхшыртачак, дип саный Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Юрий Камалтынов Казанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Депутат Туполев исемендәге КНИТУ (КАИ) бинасында урнашкан участокта булды.

Сайлау пунктына кергәндә Юрий Камалтыновның температурасын үлчәделәр һәм шәхси саклану чаралары бирделәр. Аннары ул ерактан сайлау комиссиясе әгъзасына паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына китте.

«Конституциягә төзәтмәләр кеше һәм гаилә мәнфәгатьләрен, рухи кыйммәтләрне яклауны ныгыта, «ватанпәрвәрлек» сүзе үзенең чын мәгънәсен ала. Кешеләрнең тормышын яхшырту өчен башкарылган эш, һичшиксез, хупланырга тиеш», — диде ул журналистлар белән әңгәмә вакытында.

Аеруча гаилә институтына ярдәм итүгә кагылышлы һәм минималь хезмәт хакын билгеләүче төзәтмәләр, шулай ук дәүләт мәнфәгатьләренә бәйле барлык үзгәрешләр мөһим, дип өстәде Юрий Камалтынов.

«Теләсә нинди аек акыллы кеше тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Конституциягә кертелергә мөмкин булган өстәмәләрнең никадәр мөһим булуын аңлый. Шуңа күрә кешеләр тавыш бирергә килергә тиеш», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Бүген Россия төбәкләрендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең икенче көне уза. 1 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Татарстанда моның өчен 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе эшли. Моннан тыш, республикада ачык һавада 370 мәйданчык булдырылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Татьяна Ларионова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республиканың башка танылган эшлеклеләре үз тавышларын бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100