news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова төзәтмәләр турында: Гаилә белән бәйле үзгәрешләр һәркемгә кагыла

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча плебисцитта катнашты.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә гаилә, балалар һәм өлкән яшьтәге гражданнар белән бәйле төзәтмәләр һәр кешегә кагыла. Мондый фикерне, илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча плебисцитта катнашып, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.

Парламентарий Казанның 6нчы номерлы гимназиясендә 230 сайлау участогында тавыш бирде. Участокта эпидемиологик иминлекне тәэмин итү чаралары күрелгән, монда хәтта бактерицид нурланыш таратучы-рециркулятор да урнаштырылган.

Тавыш бирергә килүчеләрнең температурасын үлчиләр, аларга медицина битлекләре һәм перчаткалар бирәләр. Әлеге участокта сайлаучылар исемлегендә барлыгы 2300 кеше исәпләнә, беренче көнне аларның 250гә якыны тавыш бирде.

«Бүген минем кәефем бик яхшы. Бу юлы тавыш бирү бер көндә түгел, ә берничә көн дәвамында үткәрелүе дә ошый. Кешеләрнең участокка килү өчен уңайлы вакытны сайлау мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта участокларда кеше аз, бу коронавирус таралу куркынычы бетерелмәгән шартларда бик мөһим», — диде Татьяна Ларионова.

«Тавыш бирүдә катнашу — бу, минем ныклы фикерем буенча, һәрберебезнең бурычы. Узган еллардагы сайлау кампанияләре тәҗрибәсеннән белүемчә, татарстанлылар бу процесска бик җаваплы карый. Конституциягә кертелергә тәкъдим ителә торган күп кенә үзгәрешләр гаилә, балалар, өлкән гражданнар белән бәйле. Алар һәрберебезгә диярлек кагыла. Шуңа күрә мин бу үзгәрешләр өчен тавыш бирергә кирәк дип саныйм, һәм тавыш бирүдә безнең гражданнарның күпчелеге катнашачак дип уйлыйм», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100