news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделевич Конституциягә төзәтмәләр турында: Сәламәтлекне ныгытуга зур басым ясалган

Дәүләт Думасы депутаты татарстанлыларны, барлык тәкъдим ителгән үзгәрешләрне өйрәнеп, аңлы рәвештә тавыш бирергә чакырды.

Менделевич Конституциягә төзәтмәләр турында: Сәламәтлекне ныгытуга зур басым ясалган
Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Конституциясенә сәламәтлек саклауга кагылышлы төзәтмәләр ил халкына сыйфатлы медицина ярдәме алырга ярдәм итәчәк, бу бик мөһим. Бу фикер белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич уртаклашты.

«Россия Конституциясенә төзәтмәләрдә сәламәтлек саклау өлкәсендә мөһим яңалыклар бар. Беренчедән, сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина ярдәменә хокук турында язылган. Икенчедән, гражданнарның сәламәтлеген ныгыту һәм аларның сәламәтлегенә карата җаваплы мөнәсәбәт культурасын формалаштыру мәсьәләсенә басым ясалды. Бу, миңа калса, чыннан да әһәмиятле үзгәрешләр», — дип аңлатты парламентарий.

Менделевич сүзләренчә, язмышы хәзер хәл ителә торган илнең Төп кануны нигездә киләчәк буыннарның киләчәге нинди булачагын билгели. РФ Дәүләт Думасы депутаты бүген тавыш биреп гражданлык бурычын үтәде инде. Моннан тыш, ул үзенең сайлау участогында санитар-эпидемиологик чаралар үтәлешен бәяләде.

«Шәхсән мин, һичшиксез, тавыш бирергә кирәк, дип саныйм. Шул ук вакытта мин моны аңлы рәвештә, барлык төзәтмәләрне алдан өйрәнеп һәм шуннан соң гына үз фикерне формалаштырып эшләргә тәкъдим итәм. Әгәр тавыш бирү мәйданчыкларының куркынычсызлыгы турында сөйләсәк, үз мисалында шуны әйтә алам: Роспотребнадзор киңәшләре үтәлә, бу тавыш бирү участогы операция бүлмәсе кебек үк куркынычсыз булуын фаразларга мөмкинлек бирә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100