news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ларионова: Конституциягә төзәтмәләр мәдәнияткә дәүләт ярдәмен алуга мөмкинлек бирәчәк

Мәдәниятне конституциядә тану принципиаль мөһим.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Конституциясенең 68 маддәсенә төзәтмә дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итүгә һәм аны саклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.

«Россия Федерациясендә мәдәниятне күпмилләтле халыкның уникаль мирасы буларак тану принципиаль мөһим», - дип искәртте ул.

Татарстан күп гасырлар дәвамында төрле халыклар тырышлыгы белән барлыкка килгән бәһасез мәдәни мираска ия. Республикада өч мең ярымнан артык мәдәни мирас объекты ачыкланган. Бу өч объект — Казан Кремле, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге — ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән бердәнбер төбәк, дип өстәде «Яңарыш» Республика фонды башкарма директоры.

«Без барыбыз да аңлыйбыз: күп кенә мәдәният объектлары реставрация, ремонт, гади карап торуны таләп итә», — диде Ларионова, кертелә торган төзәтмәнең кирәклеген искәртеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100