Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Федераль белгеч: Татарстан сайлаучыларга булган мөнәсәбәте белән аерылып тора
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының плебисцитка әзерлек буенча эш төркеме әгъзасы Татарстанга килде һәм Казан аэропортында вакытлыча оештырылган участокны карады.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Татарстан участок сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең сайлаучыларга булган мөнәсәбәте белән башка төбәкләрдән аерылып тора. Мондый фикерне РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлек буенча Россия Иҗтимагый палатасының эш төркеме әгъзасы Александр Малькевич Казанга килгәч әйтте.
«Минемчә, барысы да лаеклы, нормативлар буенча оештырылган. Участок комиссиясе хезмәткәрләренең килүчеләрне җылы каршы алуы, аларга барысын да аңлатырга, барысын да күрсәтергә әзер булулары күңелле күренеш. Комиссия хезмәткәрләреннән, аларның сайлаучылар белән мөнәсәбәтеннән күп нәрсә тора. Бу барысы да куркынычсыз икәнен һәм хезмәткәрләрнең җаваплы мөнәсәбәтен аңлап, алар сентябрьдә дә килә алсын өчен эшләнелә. Монда республиканың, башка төбәкләрдән аермалы буларак, үз үзенчәлеге бар», — диде федераль белгеч.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан сайлау системасына хәзер өстәмә йөкләнеш төшә, чөнки плебисцит кысаларында бик җаваплы тавыш бирү артыннан сентябрьдә республика Президенты сайлавы узачак.
«Мөгаен, бу саклану чараларын сентябрь аенда да кулланырга туры килер», — дип фаразлады Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы.
Федераль белгеч Казанда тавыш бирәчәк, ул алдан ук Татарстан участогына теркәлде. Бүген ул Татарстан башкаласына килде һәм аэропортта тавыш бирү өчен оештырылган вакытлы участокны карады. Ул плебисцитта катнашуның куркынычсызлыгын һәм барлык процессларның оештырылу дәрәҗәсен тикшерде.
Иртәгә белгеч «Волга» эксперт клубы утырышында катнашачак. Дискуссия Татарстан Президентына кандидатлар тарафыннан белдерелгән сайлау алды программалары турында фикер алышуга багышланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз