news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

ТР Хөкүмәте башлыгы тавыш бирүдә Казанның 143нче урта мәктәбендә 241нче номерлы участокта булды.

Алексей Песошин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
tatarstan.ru

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте башлыгы Казанда 143нче урта мәктәптә 241нче номерлы участокта (Четаев ур., 1 нче йорт) тавыш бирде», - диелә хәбәрдә.

РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр бара. Участокларда куркынычсызлык чаралары үтәләчәк.

Үз тавышларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов бирде инде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Үзәк сайлау комиссиясе Telegram мессенджеры аша тавыш бирү өчен участокны табарга ярдәм итүче «Минем сайлау участогы» чат-ботын эшләтеп җибәрде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100