news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Республика флагы уңышлы һәм игелекле эшләр байрагы булып тора

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Президенты командасы эшчәнлеген югары бәяләде.

Минтимер Шәймиев: Республика флагы уңышлы һәм игелекле эшләр байрагы булып тора
Рамиль Гали

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан Республикасы флагы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уңышлы һәм игелекле эшләр байрагы булды. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Республика Татарстан» газетасына биргән интервьюсында белдерде.

«Чыннан да, флаг ышанычлы кулларга тапшырылды. Хәзерге вакытта республика флагының уңышлы һәм игелекле эшләр байрагына әйләнүен генә өстәр идем», - диде ул.

Элегрәк, республика Президенты вазифасыннан китеп, Минтимер Шәймиев үзен һәрвакыт хыялланган эшенә — «Яңарыш» Республика фонды, полилингваль белем бирү үсешенә багышлау мөмкинлегенә ия булды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе белән тулаем интервьюны «События» порталында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100