news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр Covid-19 пандемиясе аркасында искермәвен әйттеләр

Коронавирус таралу сәбәпле, Владимир Путин илнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне соңрак вакытка күчерде.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Кремльдә коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять Конституциягә төзәтмәләрнең актуальлегенә йогынты ясамады дип саныйлар. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаренә сылтама белән РИА Новости яза.

Дмитрий Песков тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең пандемия вакытында искерә алмавын әйтте. Аның сүзләренә караганда, яңа тәкъдимнәр даими рәвештә барлыкка килә, бу - тормыш агымының һәм җәмгыять үсешенең нормаль процессы.

«Җәмгыять - ул катып калган структура түгел, җәмгыять - ул тере организм», - дип саный Песков.

Исегезгә төшерәбез, илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш иде. Әмма коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100