news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә өч эшмәкәр үзләре җитештергән товарга «ТАССРга 100 ел» билгесен куя алачак

Питрәчлеләр җитештерә торган күп кенә товарлар үзләренең көндәшлек сәләтен берничә тапкыр исбатлады инде.

Питрәчтә өч эшмәкәр үзләре җитештергән товарга  «ТАССРга 100 ел» билгесен куя алачак
pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 26 март, «Татар-информ», «Питрәч-информ»). Питрәчнең өч эшмәкәре үз продукцияләрендә «ТАССРга 100 ел» махсус товар билгесен куллану хокукына ия булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Логотипны урнаштырырга рөхсәт бирүче сертификатны сөт һәм сөт продуктлары җитештерүче КФХ хуҗасы Адель Муллагалиевка, чәчәк үстерүче Павел Владимировка һәм төзелеш газ-бетон блокларын җитештерүче Сергей Зайцевка тапшырдылар.

Җирле эшмәкәрләр авырлыклардан курыкмыйлар һәм авылда бизнес белән шөгыльләнәләр. Питрәчлеләр җитештерә торган күп кенә товарлар үзләренең көндәшлек сәләтен берничә тапкыр исбатлады инде.

Төзелеш газ-бетон блокларын җитештерүче эшмәкәр Сергей Зайцев хәзер үз продукциясен «ТАССРга 100 ел» билгесе белән маркировкалый. Ул үз эшен 2018 елда башлаган. Эшмәкәр бизнес өлкәсен җентекләп сайлаган һәм хәтта махсус курслар узган, анда җитештерү нечкәлекләренә өйрәнгән.

Сергей җитештерүне ике тапкыр арттырырга планлаштыра. Аның төп заказчылары — Ленино-Кокушкино һәм Питрәч авылларында яшәүчеләр.

«Мин һәрвакыт безнең районга һәм республикага ярдәм итәргә әзер. Шуңа күрә сертификатны зур горурлык белән кабул иттем», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100